"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова Ильфира Вагыйзь кызының шәхси сайты

“Бүгенге көндә иң мөһиме – яшь буынны хәзерге чор таләпләренә туры китерерлек итеп тәрбияләү. Балаларыбызга нинди тәрбия бирәбез, киләчәгебез дә шундый булачак” (М.Ш.Шәймиев)

“Бүгенге көндә иң мөһиме – яшь буынны хәзерге чор таләпләренә туры китерерлек итеп тәрбияләү. Балаларыбызга нинди тәрбия бирәбез, киләчәгебез дә шундый булачак” (М.Ш.Шәймиев)

 

Милли үзаң төшенчәсенең эчтәлеге: “Милләтләрнең милләт буларак яшәешен тәэмин итүче, башка милләтләр арасында эреп юкка чыгудан саклаучы күәтле тойгыдыр”

 

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле - сабыйларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә.

Соңгы елларда, милли хисләр тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкты. Хәзерге чорда радио һәм телевидение, урам йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда, милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча  зур игътибар бирелергә тиеш.

Прикреплённые документы:

27613_Minem kyzyksynularym.docx

.docx, загружено: 27 января 2016